2015 елның 30 мартында Алан урта мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары катнашында “Франция-тәмлетамаклар өчен җәннәт”дип исемләнгән сыйныфтан тыш чара булып үтте. Билгеле булганча, Франция-купшы һәм тәмле ашарга яратучылар иле. Модадагы кебек үк, французлар бу өлкәдә дә хаклы рәвештә канун чыгаручылар булып исәпләнә. Тәмгә карата булган әйтемнәр, мәкальләр халыкның милли үзенчәлекләрен ачып бирә. Француз теле бу темага карата гыйбарәләргә бик бай. Укучылар чара барышында бик күп файдалы мәгълүмат алдылар, кроссвордлар чиштеләр.