30 март көнне район мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, балигъ булмаган балалар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча эшләүче "ФОРПОСТ" отрядлары бәйгесе булып үтте.

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе
 30 март көнне район мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, балигъ булмаган балалар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча эшләүче   "ФОРПОСТ" отрядлары бәйгесе булып үтте. Бәйгедә безнең Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе коллективы да катнашты. Укучыларыбыз "Хореография" номинациясендә II урынны алдылар,"Иң яхшы стена газетасы" номинациясендә җиңүче булдылар, командалар арасында чыгарылган гомуми нәтиҗә буенча мәктәбебезнең  "XXI  гасыр патриотлары" командасы II урынга лаек булды. Мәктәп командасына, команда җитәкчесе Мөхәмәдиева Н.Д.га  Грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.Котлыйбыз!
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International