31 март көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары “Китап докторы” исеме астында китаплар ремонтладылар. Кабинетта ремонт кирәк булган дәреслекләр, әдәби китаплар табылды. Укучылар скотч ярдәмендә тексты күренерлек итеп битләрен ябыштырдылар,бетергеч ярдәмендә карандаш һәм бармак эзләрен бетерделәр. Эш барышында китап белән эшләү кагыйдәләрен дә искә төшерделәр: рәсем ясамаска, язмаска, битләрен бөгәрләмәскә, рәсемнәрен кисмәскә, ашау вакытында китап укымаска, китап эченә карандаш яки ручка тыкмаска, тоткыч белән генә кулланырга.