”Яшь җәяүле” исемле юл йөрү кагыйдәләре буенча уен түгәрәк эстафета формасында үткәрелде. Һәрбер катнашучы, маршрут битләре алып, 5 этап үтәргә тиеш. Уенның җиңүчесе булып Маланина Альбина калды.
Уен барышында балалар юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар, беренче ярдәм күрсәтү буенча күнекмәләр алдылар.