31нче март көнне Урта Мишә авылы клубында,китапханә белән берлектә ,язгы каникул вакытында, балалар өчен “Җитезләр, көчлеләр, кыюлар” дип аталган спорт уеннары үтте. Балалар “Көчлеләр” һәм “Җитезләр” дигән командаларга бүленеп,ярышларда көчләрен сынаштылар. ”Кем җитезрәк?”, ”Каршылыклар аша йөгерү”, туплар белән уеннарда балалар бик теләп катнаштылар.Чара ахырында “Җитезләр” командасы җиңүче дип билгеләнде.Барлык балаларга да призлар тапшырылды.