Иң озын чиректән соңгы, язгы каникуллар да үтеп бара. Һәр бала бу каникулларны көтеп алалар. Балаларның буш вакытларын файдалы итеп үткәрү өчен Субаш авылы клуб мөдире Татьяна Романова һәм китапханәче Лидия Петрова алар белән каникул чорында даими эш алып бардылар. Алар төрле спорт уеннары уйнадылар, кызыклы викторина сорауларына җаваплар эзләделәр.