Лесной авылы клубында «Ялгызлыкка урын юк» акциясе үз эшен дәвам итә. Чираттагы очрашу тыл ветераны Ольга Дмитриевна Никитина өендә үткәрелде. Балалар сугыш турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Ольга Дмитриевна педагог булып эшләгән кеше, ул үзе дә балаларга яттан русча һәм татарча шигырьләр сөйләде, бергәләшеп «Туган тел» җырын башкардылар.
Балаларга бу очрашу бик ошады. Алар ветеранны клубка, үз куллары белән ясалган сувенирларны карарга чакырдылар һәм 9 майга ветеранга бүләк ясарга сүз куештылар.