Максабаш мәдәният йорты директоры Зөлфия Гаязова, китапхәнәче Лилия Мингазова һәм җирле үзидарә рәисе Фәрит Махмутов белән берлектә, авылдашлары, тыл ветераны Шамҗиян апа Абдуллина янына барып медаль һәм күчтәнәч пакет тапшырып кайттылар. Шамҗиян апа бүгенгесе көндә кызы тәрбиясендә Әтнә районы Көек авылында яши. Ул бүләкләргә сөенеп, үзен зурлап килгәннәре өчен рәхмәт әйтеп озатып калды.