31 нче мартта Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә “ ГТО нормаларын үтәү шартларында укучыларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту буенча мәктәп эшчәнлеген оештыру” темасына педагогик киңәшмә булды.
Көн тәртибе:
1. “Мәктәптә укучыларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгытуга эш оештыру буенча проблеманың актуальлеге” ( Загидуллин Р.Ш., мәктәп директоры). 2.”Сәламәтлекне саклау буенча заманча дәрес” ( Лукина О.И., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары). 3. “Сыйныфтан тыш эшчәнлек вакытында укучыларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту” ( педагог – оештыручы, сыйныф җитәкчесе Аркадьева Л.Л.). 4. “ Мәктәптә ГТО комплексын кертү турында” ( Емельянов П.И., физкультура укытучысы).