Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары Баева Зилә Рафаил кызы, Шаипова Раъно Исам кызы һәм педагог – оештыручылар Газизова Равилә Исмәгыйл кызы, Гинатуллина Гөлчәчәк Наил кызының эшләре Республика күләм өстәмә гомум белем бирү программалары белән эшләүче, педагогларны үстерү максатыннан оештырылган “Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы” дип исемләнгән грантлар конкурсына җибәрелде. Конкурс Дәүләт автоном балаларга өстәмә белем бирү учреждениясе “Мәктәптән тыш эшләр республика үзәге”ндә уздырыла. 1 апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә өстәмә белем бирү педагогларының җыелышлары булып узды. Җыелыш барышында педагоглар әлеге конкурс эшләренең эчтәлекләре белән таныштырылып, алдагы шушындый конкурсларда катнашырга киңәш бирелде. Шулай ук 6 нан 10 апрельгә кадәр узачак методик атналыкның планы төзелде.