Олы Мишә урта мәктәбе укучылары һәр елны дару үләннәре җыюда актив катнашалар. Язгы каникул чорында 5-11 сыйныф укучылары каен һәм нарат бөресе җыеп, бүген мәктәпкә алып килделәр. Әле эш дәвам итә. Атна ахырында нәтиҗә ясалып, иң күп каен һәм нарат бөресе җыючы укучы билгеләнәчәк.