Бүген Көлке көне- алдау көне бөтен планета буйлап нык адымнар белән безгә рух, дәрт, дәрман, кәеф өстәп йөри.Бу көнне елмаеп каршы алсаң, ел буена елмаеп йөрерсең.Көлгән вакытта кешенең йөзгә якын бит мускулы хәрәкәткә килә. Шуңа күрә көлик! Көлү кешенең гомерен озайта. Менә нинди зур көчкә ия ул көлү! Бер-береңә елмайсаң, дөнья яктырып, җылынып китә.Безнең 3-нче балалар бакчасында да Көлке көне узды, балаларга шатлык алып килүчеләрдән клоуннар булды. Кызыклы тамашаны әзерләүдә тәрбиячеләребезгә (Биккинина Р.Р.,Мингазова Г.Р.) зур рәхмәтебезне белдерәбез.