5 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе белән берлектә март башында тартмачыкларга чәчәк һәм яшелчә орлыклары чәчтеләр. Каникул көннәре булуга да карамастан, укучылар һәр көнне килеп, үсентеләрне карап тәрбияләп торалар. Үсентеләргә инде беренче тукландыру үткәрелде. Әлеге үсентеләр җәен мәктәп территориясенә күчереп утыртылачак.
5 нче сыйныф укучылары бу эшләрдә катнашып, гамәли эш тәҗрибәсе туплыйлар.