2 нче апрель- Халыкара балалар китабы көне һәм шулай ук татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне дә. Әлеге дата уңаеннан Алан урта мәктәбенең 7 нче сыйныф җитәкчесе Гатауллина Д.Г. “Китап-мәңгелек хәзинә” дигән темага тәрбия сәгате үткәрде. Ул укучыларны Г.Тукайның балалар өчен язган әсәрләре белән таныштырды. Бүгенге көндә балалар өчен иҗат итүче әдипләр искә алынды. Аларның әсәрләренә күзәтү ясалды. Укучылар үзләре укыган хикәяләр, шигырьләр белән чыгыш ясадылар.