Март аенда Олы Мишә урта мәктәбендә профориентация айлыгы барды

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе
Март  аенда Олы Мишә урта мәктәбендә  профориентация айлыгы барды. Айлык кысаларында  төрле һөнәр ияләренә багышланган тәрбия сәгатьләре, дәрестән тыш чаралар булып узды. Шул  уңайдан  безнең мәктәп укучылары педагог –оештыручы Шәрифуллина Гүзәл Гаян кызы җитәкчелегендә Теләчедәге промбазага экскурсиягә бардылар. Алар завод һәм аның эшчәнлеге белән таныштылар. Укучыларыбызны бигрәк тә пластик һәм полиэтилен әйберләрне җитештерү технологияләре кызыксындырды. Бу экскурсиядән укучылар бик канәгать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International