Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара кошлар көне ел саен үткәрелә. Укучылар табышмаклар чиштеләр, уеннар уйнадылар. Укучылар арасында кошлар турында викторина, шулай ук мәкальләрне белү буенча конкурс үткәрелде. Әлеге чара туган як табигатенә сакчыл караш, кошларга мәхәббәт тәрбияли.