«Арча ягы- данлы Тукай ягы».

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

31 март конне Арча районында   Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 129 ел уңаеннан Арча ягы, данлы Тукай ягы дип исемләнгән 10нчы Республика күләм  конкурсы булып үтте. Теләче сәнгать мәктәбенең баян бүлегендә белем алучы укычыларыбыз да бу конкурста актив катнаштылар. Фархуллин Ильяс 1 дәрәҗэ лауреат һәм истәлекле сувенир белән бүләкләнде (укытучысы Халиуллин Ф.З.). Мухаметханов Айсафка 3 дәрәҗэ лауреат исеме бирелде (укытучысы Сафиуллин И.И.). Касимов Салават һәм гармунчылар ансамбле дипломант дәрәҗэсендәге исемнәргә ия булдылар (җитәкчеләре Халиуллин Ф.З., Сафиуллин И.И.). Алдагы елларда да аларга уңышлар һәм зур җиңүләр телибез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International