1 нче апрель көнне районда гомуми белем бирү мәктәпләренең егетләр җыелма командалары арасында Теләче муниципаль районы беренчелегенә волейбол ярышлары үткәрелде. Бу ярышларда безнең мәктәптән 9 кешедән торган команда катнашты һәм 4 нче урынга лаек булды. Ярышта катнашучылар мактау кәгазъләре белән бүләкләнделәр.