1 апрель көнне Субаш авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан "Уйнап, көлеп яшик бергә" дигән исем астында күңелле кичә уздырылды. Бу кичә "Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче туташлар белән берлектә оештырылды. Кичәдә күңелле уеннар уйналды, кызыклы сорауларга җаваплар бирелде. Өлкәннәребез яшь чакларында иң кызыклы, истә калган вакыйгаларын искә төшереп утырдылар. Ахырдан кабак бәлеше белән чәйләр эчтеләр. Өлкәннәребез оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.