Чәчәк орлыклары утырту.

2015 елның 3 апреле, җомга

Балалар бакчасында җиргә орлыклар чәчү экологик тәрбия бирүнең мөһим чарасы булып тора.Балалар бакчасында йөргән вакытта балага  табигатькә һәм табигать күренешләренә карата ярату хисләре салына, үсемлекләр дөньясының күптөрлелеге ачыла, кеше тормышында  табигатьнең роле бик зур булуы аңлатыла.

Безнең Иске Җөри балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тәрбияче белән бергә алдан әзерләнгән ящикларга чәчәк орлыклары утырттылар. Тәрбияче башта балаларга чәчәк рәсемнәре күрсәтте, чәчәкләр һәм аларның үсеше турында сөйләде. Шуннан соң орлыкларны ничек утыртырга кирәклеген өйрәтте. Балалар бик кызыксынып карадылар, орлыкларны чагыштырдылар.

Балаларга орлык утырту бик ошады һәм алар киләчәктә үсентеләрнең үсешен бик теләп күзәтүчәнлекләрен әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International