01.04.2015 конне Мәгариф бүлеге базасында балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр өчен өйрәтү максатыннан семинар булып үтте. Семинарда , педагог-психолог Хазипова Сәйлән Нәгыйм кызы үзенең Казан шәһәрендә алган өйрәтүләрдән чыгып балалар бакчасында йөрүче мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының мәктәпкә әзерлеген тикшерү алымнарын өйрәтте. Балалар бакчасында йөрүче мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының мәктәпкә әзерлеге әти-әниләр рөхсәте белән психологлар тарафыннан май башларында өйрәнеләчәк.