1-нче апрель “Халыкара кошлар көне” итеп билгеләп итү уңаеннан, Максабаш балалар бакчасында әлеге чараны матур итеп уздырдылар.

2015 елның 3 апреле, җомга

1-нче апрель “Халыкара кошлар көне” итеп билгеләп итү уңаеннан,  Максабаш балалар бакчасында әлеге  чараны матур итеп уздырдылар. Бу чара барышында балалар яз билгеләре һәм табигать күренешләре, алар арасындагы бәйләнеш (яз килү белән күчмә кошлар кайтуы) турында күзаллаулары формалаштырылды. Күчмә кошлар темасына презентация күрсәтелде, кошлар һәм яз турында шигырьләр , җырлар башкарылды. Балаларда табигатькә, кошларга карата сакчыл караш, кайгыртучанлык тәрбияләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International