2 нче апрель көнне А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетында « Стратегическое управление талантами в Республике Татарстан на 2015-2020 годы» Дәүләт программасын тормышка ашыру максатларыннан республика семинары булып үтте. Республика семинарында Теләче муниципаль районы Мәгариф бүлеге методисты Г.М. Шөгәепова, Балалар иҗат үзәге җитәкчесе З.Ш. Мәхмүтова, Теләче урта мәктәбе директор урынбасары Д.Г. Фатхрахманова һәм Балалар сәламәтләндерү һәм тәрбия бирү үзәге директор урынбасары Л.Р. Заһидуллина катнашты. Семинарда яшь талантларны үстерүгә багышланган чараларны оештыру, Дәүләт программасының фәнни – эксперт советына кандидатларны барлау мәсьәләләре каралды.