1 апрель - Халыкара кошлар көне

2015 елның 3 апреле, җомга

1 апрель - Халыкара кошлар көне. Бу уңайдан безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында кошларга карата күп чаралар үткәрелде: балалар кош рәсемнәре ясадылар, кошлар турында шигырьләр өйрәнделәр. Кошлар көненә әзерлек эшләре алдан башланды. Балалар әтиләре белән берлектә сыерчык оялары ясап алып килделәр. Оялар бакча тирәли агачларга эленде. Бик тиздән аларга сыерчыклар килеп урнашыр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International