2 апрель -Балалар китабы көне.

2015 елның 3 апреле, җомга

2 апрель -Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле. Бу көнне Айдар авылы китапханәсенә китап укучы балалар чакырылды. Алар китапханәче белән серле китап иленә сәяхәт кылдылар. Алар өчен  "Балалар китабы-сихри бер дөнья" дип исемләнгән күргәзмә дә эшләде. Шулай ук әлеге чарада "Иң күп китап укучы балалар" да тәбрикләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International