2 апрель - Халыкара балалар китабы көне.

2015 елның 3 апреле, җомга
2 апрель  - Халыкара балалар китабы көне. Шәтке авылы китапханәсендә балалар өчен  " Китап киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең" дигән әдәби дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты: балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләү. Шулай ук 2 апрель  балаларга әкият язучы Г.Х.Андерсенның да туган көне. Китапханәче К.Галимуллина Андерсенның әкиятләрен укыды. Балалар үзләре укыган китапларның эчтәлекләрен сөйләделәр.  Дәрес ахырында балаларга "Син кулыңа китап алдың" дигән библиобелешмәлекләр таратылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International