2 апрель көнне район мәдәният йортында оешмалар арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Җиңүгә илткән юллар» исемле фестиваленең концерты булып узды.
Чираттагы концертта Теләчеинформ, МЧС, Юл идарәсе хезмәткәрләре оешмалары катнашты.
Концерт сугышка озату күренеше белән башланып китте. Хор, сугыш турындагы җырлар, биюләр тамашачы күңеленә хуш килде.