1 апрель «Көлке көненә» карата Шәтке авылы мәдәният йортында «Шаян шоу» кичәсе уздырылды, кичә авыл яшьләре белән берлектә узды. Әлеге кичәдә алар мунча ташыннан өзекләр күрсәттеләр, мәзәкләр сөйләделәр. Тамашачы белән төрле конкурслар, уеннар үткәрделәр. Кичә җыр-биюләр белән үрелеп барды.