Лесной авыл клубында бу эш атнасын изгелек эшләү атнасы дип әйтсән бердә ялгыш булмас. Балалар белән берлектә авыл чишмәсе янында очрашу оештырылды.Чишмәнең территориясен чүпләрдән арындырдылар. Шулай ук балаларга елга кырыенда йөрергә ярамаганлыгы аңлатылды.
Боз кузгалган вакытларда балалар белән " Җим чәчәк бәйрәме", дигән бәйрәмне оештыру күздә тотыла.
Шулай ук клубта “Оста куллар” берләшмәсе үз эшен дәвам итә. Балалар кызыксынып үз кулларын белән төрледән төрле сувенирлар ясарга өйрәнәләр.