1 апрель көнне Әбде урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы үтте.

2015 елның 3 апреле, җомга

1 апрель көнне Әбде урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы үтте. Башлангыч сыйныф укытучысы Семенова С.В. “Бала тормышында гаилә традициясенең кирәклеге” дигән темага доклад укыды. Икенче көн тәртибе буенча өченче чиреккә анализ ясалды һәм алдагы чиреккә бурычлар куелды. ОБЖ укытучысы Шакуров Т.Р. сулыклардагы куркынычсызлык кагыйдәләре буенча чыгыш ясады. Шулай ук ата-аналарны мәктәптә ашау бәяләренең артуы турында таныштырдылар. Гомуми җыелыштан соң ата-аналар үзләрен борчыган сораларга җавап алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International