3 апрель көнне спорткомплекс “Батыр”да 2005-2006 нчы елгы малайлар арасында мини – футбол ярышлары булып узды. Ярышта 6 мәктәптән 53 бала килгән иде. Нәтиҗәләр буенча 1 урында – Теләче мәктәбе, 2 урында – Баландыш мәктәбе, 3 урында – Сауш мәктәбе. Иң яхшы сакчы булып – Саттаров Булат (Теләче мәктәбе), иң яхшы уенчы – Гузаиров Азат (Теләче мәктәбе), иң яхшы хөҗүмче – Музафаров Азат (Баландыш мәктәбе), иң яхшы вратарь- Корнеев Артур (Сауш мәктәбе) танылдылар.
Җиңүчеләр грамота һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.