"Сөембикә энеләре һәм сеңелләре".

2015 елның 5 апреле, якшәмбе

Теләче мөхтәсибәте. Районыбыз балалары Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" дигән чираттагы 18 бәйгедә катнашты.

Кичә, 4 апрельдә районыбыздан 20 укучы бала башкалабыз Казан шәһәрендәге "Ярдәм" мәчетендә, дәүләтебезнең төрле төбәкләреннән килгән балалар өчен узган әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес  итеп Коръән уку буенча "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" дигән чираттагы 18 бәйгесендә катнашты. Төрле номинацияләргә кереп районыбыздан 7 бала җиңүчеләр санына керде.

Беренчедән Иске Җөри бистәсеннән 4 яше тулган Фәләхиев Билал Рәшидә Исхакый номинациясендә җиңүче итеп танылды. Шулай ук Иске Җөри бистәсеннән Нуриев Муса  Хөсәен Фәезханов номинациясендә, Фәрхуллин Айтуган Мөхәммәтҗан Хөсәенов номинациясендә, Фәрхуллин Илъяс Шиһабетдин Мәрҗәни номинациясендә, Теләче бистәсеннән Фәнил Гайнетдинов Хөсәен һәм Нәҗип Әмирхановлар номинациясендә җиңүгә ирештеләр.

Гран приның төп бүләкләренә Иске Җөри бистәсеннән 7 сыйныф укучысы Адилә Гыйльметдинова һәм Олы Нырсы бистәсеннән 9 сыйныф укучысы Закирова Гөлдания лаек дип танылды. Аларның һәрберсенә электрон коръән бүләк буларак тапшырылды. Ошбу чара балалрыбызның күңеленә хуш килде.

Шуны да әйтеп китергә кирәк, татар тарихын һәм мәдәниятен, шулай ук ислам динен үстерүдә хезмәт күрсәткән өчен Теләче районы имам мөхтәсибе Фәләхиев Исмәгыйль Йосыф улына һәм Иске Җөри бистәсе имам-хатыйбы Фәләхиев Мөхәммәд Йосыф улына рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International