Якташлар сынатмады.

2015 елның 5 апреле, якшәмбе

    Шушы көннәрдә Казан (Идел буе) Федераль Университеты базасында мәктәп укучыларының ХVI Идел буе фәнни конференциясе үзенең эшен төгәлләде. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган 400 дән артык өлкән сыйныф укучысы 32 секциядә үзләренең фәнни эзләнүләре белән таныштырдылар. Теләче районы данын Кече Кибәхуҗа төп белем бирү укучылары Дилбәр Даутова уңышлы яклады. Дилбәр Даутова “Гаммәви коммуникация һәм социология” секциясендә “Балалар матбугатының барлыкка килүе һәм үсеше” дигән кызыклы доклад белән чыгыш ясады. Ул конференция йомгаклары буенча җиңүче булып танылды, I дәрәҗә диплом һәм истәлекле бүләккә лаек булды. Җиңүченең фәнни җитәкчесе - тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Айгөл Әбүзәр кызы Рәхмәтуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International