Яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIII төбәкара фәнни – тикшеренү укулары.

2015 елның 5 апреле, якшәмбе
3 нче апрель  көнне Зеленодол муниципаль районы җирле оешмасы 10 нчы гимназиясендә  Яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIII төбәкара фәнни –тикшеренү   укулары   булып утте. Бу зур конкурста Теләче урта гомуми белем мәктәбе 10в  сыйныф  укучысы Гарипова Гузәл, укытучысы Р.Г. Гарипова житәкчелегендә  “Сибгат Хаким иҗатында  туган  җир”  темасы белән катнашты. 8 в сыйныф  укучысы Зиннурова Ләйсән , укытучысы Д.Г. Фатхрахманова җитәкчелегендә “Илебез тарихында минем гаиләм тарихы ” проект эшен яклады. Уңышлы эшләре өчен Гарипова Гүзәл һәм Зиннурова Ләйсән Мәгариф һәм Фән Министрлыгының  III дәрәҗәдәге дипломнары белән   буләкләнде.  Уңышларыгыз белән котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International