3-5 апрель көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә көрәш буенча икенче зур турнир узды. Болар:
1) Татарстанның атказанган спорт мастеры Данил Галиев истәлегенә багышланган ир-атлар арасында көрәш буенча ярыш. Барлыгы 36 командадан 324 спортсмен катнашты. Безнең Теләче районы ир-атлар командасы түбәндәге уңышларга иреште:
1. Динар Каримуллин (60 кг үлчәү авырлыгы) – 3 урын;
2. Илдар Гиниятуллин (85 кг үлчәү авырлыгы) – 1 урын;
3. Раил Нургалиев (100 кг үлчәү авырлыгы) – 2 урын;
4. Раил Мараков (100 кг зуррак үлчәү авырлыгы) – 3 урын;
5. Рамил курбанов (100 кг зуррак үлчәү авырлыгы) – 3 урын.
Командалар арасында түбәндәгечә:
1 урын – Түбән Кама;
2 урын – Теләче;
3 урын – Яр Чаллы.
2) Яшьүсмер егетләр арасында республикакүләм ярыш. Ул Илһам Шакировның 80 яшьлек юбилеена багышланган иде. Бу турнирда 1997-1998 нче елгы һәм 1999-2000 елгы яшьүсмерләр катнашты. Барлыгы 23 командадан 207 көрәшче бил алышты. Шәхси беренчелектә:
1. Мухаметшин Самат (Олы Мәтәскә) – 3 нче урын;
2. Камалиев Илдар (Олы Мәтәскә) – 3 нче урын.
Командалар арасында безнекеләр тагын көчлеләр арасында:
1 урын – Түбән Кама;
2 урын – Мамадыш;
3 урын – Теләче.