4 апрель көнне Айдар авылы китапханәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, сәламәт яшәү рәвешен, спорт, дөрес туклануны яктырткан китаплардан, информацион материаллардан һәм папкалардан торган “Сәламәтлек сагында” дип исемләнгән күргәзмә төзелде. Күргәзмәнең төп максаты булып начар гадәтләрнең кешегә никадәр зыян салуына төшендерү, сәламәтлеккә җаваплы караш тәрбияләү, аны саклау тора.