Агымдагы елның 5нче апреле көнне Теләче мунципаль районының барлык 13 авыл җирлекләрендә 2015 нче елга үзара салым буенча җирле референдумнар узды. Район буенча теркәлгән 10991 сайлаучының 8839 референдумда катнашты, бу 80,42% тәшкил итә. 2015 нче елда билгеләнгән күләмдә үзара салым кертүне хуплап тавыш бирүчеләрнең саны 7057 кеше (79,84%). Барлык авыл җирлекләрендә җирле референдумнар закон нигезендә үтте, тиешле карарлар кабул ителде. Референдум барышында закон бозу очраклары теркәлмәде. Җирле үзидарә органнарына шикаятьләр кермәде.