5 апрель көнне Арча шәһәрендә армрестлинг буенча авыл хуҗалыгы районнары арасында Республика Чемпионаты булып үтте. “ Уңыш” физкультура – спорт җәмгыяте уздырган ярышлар Татарстан Республикасы XII авыл Спартакиадасы программасы кысаларында үткәрелде. Ярышларда район командасы составында Теләче урта мәктәбеннән физкультура укытучысы З.Х.Салихова катнашты һәм өченче урынны яулады. Уңышларыгыз белән котлыйбыз!