Фән атналыгы башланды.

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе
Бу атнада мәктәбебездә  татар теле һәм әдәбияты атналыгы үтә. Атналыкта укучыларның татар теле буенча белемнәрен ныгыту, телгә карата хөрмәт тәрбияләү күздә тотыла.Атналыкта "Бәхетле очрак" уены, "Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма син!",Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата фронтовик шагыйрьләребез иҗатыннан шигырьләр, "Ул көннәрнең даны мәңгелек" дип исемләнгән сочинениеләр конкурсы,"Бар яшьләрнең күңеленә керсен халкыбыз моңы" исемле әдәби- музыкаль чара планлаштырыла. Атналыкны татар теле һәм әдәбияты укытучылары Хуҗина Н.Ю., Закирова Г.М. үткәрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International