Әдәбият елы уңаеннан Лесной авыл клубында әдәби кичә уздырылды.
«21 гасыр Фантасты» дип аталган кичәдә фантастик жанрын яратучы укучылар жыелган иде.
Клубта атна дәвамында кул эшләре түгәрәге актив эшен алып барды. Әти-әниләренә әзерләнә торган сувенирларны балалар бик теләп эшләделәр. Шулай ук балалар белән берлектә «Мәрхәмәтлек» дәресләре уздырылды.