6 нчы апрельдән Олы Мишә урта мәктәбендә 13 яше тулган укучылар өчен тест үткәрү башланды. Әлеге социаль-психологик тест Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы нигезендә үткәрелә. Аның максаты – наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллануны вакытында ачыклау. Бүген безнең 10 нчы һәм 7 нче сыйныф укучылары тест сорауларына җавап бирделәр.