2 апрель Халыкара балалар китабы көне уңаеннан, Алан авыл китапханәчесе Хисматуллина Фәүзия, Алан балалар бакчасында “Әкият эчендә хикмәт бар” дигән чара уздырды. Әкият-бала күңелендә генә була ала торган серле, тылсымлы, гаҗәеп бер матурлык, үрнәк бер дөнья. “Китап-белем чишмәсе” исемле китап күргәзмәсе куелды. Яңа кайткан балалар китабына обзор ясады. Бу чара балаларга бик охшады.