Теләче авылындагы Покрова Пресвятой Богородицы Храмына гөмбәз белән хачлар куелды.

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе

Агымдагы елның 5 нче апреле көнне Теләче авылындагы Покрова Пресвятой Богородицы Храмына гөмбәз белән хачлар куелды.

Бу храм 1771 елны җирле алпавыт Наталья Гавриловна Аристова акчаларына төзелә. Советлар хакимияте елларында бу бинада медицина учреждениясе, кунакханә, икмәк пешерү урыны урнышкан була. 2000 еллар башында храм яңадан төзекләндерелә башлый һәм 2004 елда приходка кире кайтарыла. Шуннан соң анда төзекләндерү эшләре барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International