Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче, Фаляхиев Билал “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды үткәргән конкурста катнашты. Конкурсның исеме - “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” . Бу конкурс башкалабыз Казанда “Ярдәм” мәчетендә үтте. Бәйгенең максаты: балаларны әдәп-әхлаклы булырга һәм дөрес итеп Коръән укырга өйрәтү. Билал бик кечкенә булуына карамастан үзен бик яхшы яктан күрсәтте, Рәшидә Исхакый номинациясендә җиңү яулады һәм диплом белән бүләкләнде. Без аны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.