Ел саен 7 апрель Бөтендөнья сәламәтлек көне буларак билгеләп үтелә. Чыннан да, дөньяда иң кирәкле нәрсә – саулык, сәламәтлек. Сәламәтлек – ул кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш..Шул уңайдан Теләче Үзәк китапханәсенең уку залында «Сәламәт булыйм дисәң” дип исемле күргәзмә куелды. Күргәзмәдә сәләмәт яшәү рәвешен пропагандалаган китап һәм журналлар урын алды.