Балалар иҗат үзәгенең “Балкыш” дип исемләнгән фольклор-бию түгәрәгенә йөрүче укучылар белән, өстәмә белем бирү педагогы Нигматзянова Л.И. җитәкчелегендә, кышны озатып язны каршылауга багышланган “Карга боткасы” чарасы оештырылды. Бу чара урамда күңелле уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәм соңында казанда пешерелгән боткадан авыз иттеләр. Барысы да бәйрәмнән канәгать калдылар.