4 апрель көнне Теләче урта гомумбелем мәктәбендә беренче сыйныфта керүче балалар өчен әзерлек дәресләре башланды. Балалар өч сыйныфка бүленеп укытучылары Г.Ф. Нигммәтҗанова,Г.З. Азимова һәм Г.Р. Шәмсетдинова белән белем дөньясына сәяхәтләрен башлап җибәрделәр.
Ә директор урынбасары В.Г.Мифтахова әти-әниләрне мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләре, укыту программасының һәм дәреслекләр белән таныштырды.