Район мәктәпләре өчен дару үләннәре җыю буенча план бирелде. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе һәм Максабаш башлангыч мәктәбе укучылары каен һәм нарат бөреләре җыюда актив катнаштылар. Әле эш дәвам итә. Бөреләрне яз башында, апрель-май айларында, бөреләр бүртеп үсә башлаганчы җыярга кирәк.