Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Олы Тиләҗе мәдәният хезмәткәре авылның тыл ветераны Рәйсә апа Гильметдинова белән очрашты. Бүгенгесе көндә Рәйсә апа килене Разифа апа тәрбиясендә яши. Ул 3 бала тәрбияләп үстергән. Оныклары да әбиләрен килеп тәрбияләп торалар. "Күпне күргән булсак та, хәзерге көнне Аллага шөкер итеп яшим" ди Райсә апа.