Тыл ветераннары белән очрашу.

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 70 еллык бәйрәменә санаулы көннәр калып бара.Шушы уңайдан бүген без  Шәтке  балалар бакчасына  йөрүче мәктәпкә әзерлек төркеме белән  Бөек Ватан сугышы вакытында тылда үз хезмәтләре белән җиңүгә өлешен керткән  Зөфәр һәм Разия Галиевларда кунакта булдык.Бу елларның авырлыгы нәкъ менә шушы балаларга , һәм карт-корыларга төшкән.Разия әби балаларга ничек итеп уракка төшүләре,ерак авыллардан ат белән печән ташулары,кыз балаларның ерак урман кисәргә баруларын,ачлы-туклы яшәүләре ,сукыр лампа яктысында сугышчыларга оекбаш һәм бияләйләр бәйләп җибәрүләре һ .б .турында аңлаешлы итеп сөйләделәр..Балалар ветераннарга  үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар.Без Зөфәр бабай белән Разия  әбигә саулык,балалары һәм оныклары арасында озак яшәвләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International